Search results
- Хәзер ул район үзәге түгел, һәм анда автобуслар йөрмидер, юллары да асфальт түгелдер, дип кисәттем. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азатның моңа исе китмәде, йөк машинасына утырырга да риза икәнлеген, поезддан соң егерме-егерме биш чакрымны җәяүләп тә бара алуын әйтте. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - ә төн кунуга килгәндә, фатир бетмәс әле, - диде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - Ихтыярың салават, - дидем мин, - җилләнеп кайт алайса. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Автомобиль юллары китабына күз салсаң да әйбәт булыр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - әйе, карармын, андый атласым бар минем. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азатның «балачакка сәяхәте», нәкъ мин уйлаганча, ике көнгә сузыла. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бу сәяхәтне уңышсыз булган дип әйтергә телем бармый, әмма ул бик үк өметле башланмый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Атнага иң якын тимер юл станциясенә Азат иртәнге электричка белән бара, аннары, олы юлга чыгып, шул якка баручы «зйл» га утыра. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Атнага борылган юл чатында аннан төшеп кала да, канау буендагы чирәмгә кырын ятып, тагын берәр җай чыкканын көтә башлый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР